Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кадыбаш авылыннан Лилия һәм Расыйх Арслановлар 10 баш эре мөгезле терлек асрыйлар, шул исәптән - 3 баш савым сыеры, шулай ук казлар тоталар. «Расыйх - гараж мөдире, ә мин кибеттә сатучы булып эшлим, – дип сөйләде Лилия. – Гаилә бюджетын шәхси хуҗалыктан керемнәр тулыландыра. Авыл кешеләрен сөт, эремчек, май һәм каймак белән тәэмин итәбез. Сөт продукциясен чит кешеләр дә сатып ала».
«Терлекләр янына чыгып, аларны караганда, бер төрле рәхәтлек кичерәм, – дип сөйли Расыйх. – Лилиям – таянычым минем. Бар эшне дә бергәләп, киңәшләшеп эшлибез».
Арслановлар ике кыз үстерәләр: кызлары Альбина хәзер Чаллыда шәфкать туташына укый, уллары Тимур – унынчы сыйныфта. Әтисе кебек үк, ул да техниканы ярата, җәен комбайнчы ярдәмчесе булып эшләгән.
Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов әйтүенчә, Арслановлар гаиләсе – үрнәк гаиләләрнең берсе. «Нәкъ менә шундый кешеләр авылның ышанычлы нигезен тәшкил итәләр, авылның терәге булалар», – диде ул.