Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының “Мөхәммәтов В.В.” КФХсында көнбагыш җыюны төгәлләделәр

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының “Мөхәммәтов В.В.” КФХсында көнбагыш җыюны төгәлләделәр. Быел әлеге культура монда 350 гектардан артык чәчелгән иде. Май орлыгы тулаем 500 тоннага якын җыелган.

«Дон-1500» комбайннарында механизаторлар Рәүф Зиннәтуллин, Илдар Гатауллин һәм Николай Королев эшләделәр. Һава торышының төрлечә булуына да карамастан, аларның осталыгы аркасында урып-җыю эшләре кыска срокларда тәмамланды. Бу эштә шулай ук машина йөртүчеләр Рәмис Сәмигуллин, Ришат Сафин, Фәнис Габделбәров, Зөфәр Закиров һәм Рәфис Ибраһимов үзләреннән зур өлеш керттеләр. Алар җыелган уңышны ашлык амбарына ташып тордылар.

Татарстан Республикасы буенча көнбагыш бүгенгә 55,2 мең гектарда суктырылган (планнан 42%). Тулаем 78,7 мең тонна май орлыгы җыелган, уртача уңыш 14,3 ц/га тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International