Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Мюд авыл җирлегеннән Газинур һәм Сәрия Хәмәтсафиннар 10 баштан артык эре мөгезле терлек асрыйлар, шул исәптән – 5 баш савым сыеры. «Мин үзем янгын сүндерүчеләр отрядында эшлим, хатыным – йорт эшләрен башкара. Өй-йорт эшләренең барысы да күбрәк аның өстендә, терлекләрне дә ул карый. Сыер-үгезләр генә түгел, сарыклар да тотабыз әле», – дип сөйләде Газинур.
Быел алар сөтчелек юнәлешендә мини фермалар төзү программасы буенча субсидия алдылар, шул акчага бик зур булмаган терлек абзары төзегәннәр. «Безгә 200 мең сум акча бирделәр, бу бик зур ярдәм булды, – ди Газинур. – Сөттән табыш, әлбәттә, аны сату бәясеннән һәм баш саныннан бәйле. Шуңа күрә аларның санын арттырырга уйлыйбыз. Терлек азыгын киләсе җәйгә кадәр җитәрлек итеп әзерләдек, эшләргә теләк бар. Эшләсәң, авылда да яхшы яшәп була».