Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре чикләренә кадәр керү юлларын ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләрен карадылар

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында гражданнарның коммерциягә карамаган бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре чикләренә кадәр керү юлларын ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов үткәрде. Фикер алышуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында СНТ чикләренә кадәр юлларны ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча эшләрнең тәмамлануы турында әйттеләр. Чарада катнашучылар 2018 елга эш планы вариантларын, аны сайлап алу критерийларын карадылар, заказчылар, подрядчиклар, җирле үзидарә органнары һәм бакчачылар арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International