Липецк шәһәрендә Russian Event Awards 2017 вакыйга туризмы өлкәсендәге Милли премия финалы узды. Аны Липецк өлкәсенең Мәдәният һәм туризм идарәсе. «Вакыйга туризмының өлкә үзәге» ОАУ һәм «Region PR» иҗтимагый багланышларны үстерү фонды оештырдылар. 2017 елда Russian Event Awards премиясенә Россия Федерациясенең 65 субъектыннан барысы 639 проект дәгъва кылды. Казан, Иркутск һәм Владимир шәһәрләрендә узган төбәк этаплары нәтиҗәләре буенча финалга илнең 48 төбәгеннән 197 проект үтте.
Финалда «ТР Аграр яшьләр берләшмәсе” ТИОының ике проекты җиңеп чыкты. «Яшьләр туристлык вакыйгасы» номинациясендә «Скорлупино» фестивале (“ТР АЯБ” ТИОның Питрәч бүлекчәсе) Гран-при отты. Шул ук номинациядә өченче урынны «SunnyФЕСТ» креатив чаналар фестивале (“ТР АЯБ” ТИОның Мамадыш бүлекчәсе) алды.
«Безнең фестивальнең программасы бик кызыктыргыч, уникаль контент, без шундый бүләк алуыбызга бик шатбыз. Безнең белән бергә булучыларга һәм безне хуплаучыларга зур рәхмәт», – дип билгеләп үтте (“ТР АЯБ” ТИОның Питрәч бүлекчәсе) рәисе Наилә Таҗиева.