Биектау районы кулланучылар берлегенең «Заготовитель» СЗПК – республиканың уңышлы эшләүче кулланучылар кооперативларының берсе

2017 елның 1 ноябре, чәршәмбе

Биектау районы кулланучылар берлегенең «Заготовитель» СЗПК (“Әзерләүче” авыл хуҗалыгының әзерләүче кулланучылар кооперативы) – республиканың уңышлы эшләүче кулланучылар кооперативларының берсе. Берләшмә берничә юнәлештә эшли.

Быел 500 баш каз үстергәннәр, хәзер симертүдә 60 баш үгез һәм 80 ат исәпләнә. Сөт җитештерү өчен мини-ферма бар, ул Биектау районының бюджет оешмаларына җибәрелә.

Җәге чорда кооператив әгъзалары 4 гектар җирдә яшелчә продукциясе җитештерү белән шөгыльләнәләр. Быел монда 200 тоннадан артык яшелчә җитештерелгән. Продукция район һәм Казан шәһәре ярминкәләрендә сатыла.

Терлек сую пункты да уңышлы эшли. Бу елның 9 аенда 1347 баш эре мөгезле терлек, 53 ат суелган. 78 млн. сумлык 324 тонна ит сатылган.

Кооперативта киләчәктә теплица хуҗалыгын киңәйтергә, эре мөгезле терлекләр, атлар санын арттырырга һәм деликатес ризыклар җитештерүне оештырырга уйлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International