Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районыннан фермерлар грант акчаларын үз хуҗалыкларын ныгытуга тотачаклар

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының Түбән Тимерлек авылыннан КФХ башлыгы Чулпан Галиев 50 баш сыерга испләнгән ферма төзергә тотынган. Терлекчелек объектын фермер «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча алынган грант акчаларына төзи.

«Барысы да план буенча бара, шул көннәрдә фермада идән җәйдек, – дип сөйләде Чулпан Галиев. – Мин бу өлкәдә бик яңа кеше түгел инде, бала чактан авыл хуҗалыгы эшләре белән таныш, әти-әнием хуҗалыкта күп терлек асрыйлар иде. Мәктәптә укыганда комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Училище тәмамлаганнан соң, утыз елдан артык инде хуҗалыкта эшлим».

Бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгында 25 баш эре мөгезле терлек бар. Кыр эшләрен башкару өчен Чулпан Галиевның тракторы, туфрак эшкәртү һәм чәчү агрегатлары бар. Аның эшкәртелә торган 60 гектар җире бар, киләчәктә ул аны 100 гектарга җиткерүне планлаштыра.

Руслан Галәүтдинов – Балык Бистәсе районыннан шул ук программа буенча конкурста тагын бер җиңүче. Ул, Казан дәүләт аграр университетын тәмамлап, районга кайта һәм үзенең крестьян-фермер хуҗалыгын оештырып җибәрә.

«Авыл хуҗалыгы терлекләрен сатып алу өчен грант алдым, 30 баштан артык эре мөгезле терлек кайтарылды инде, – диде Руслан Галәүтдинов. – 540 гектар эшкәртелә торган пай җирләребез бар, терлекләргә азык җитәрлек күләмдә әзерләнде. Киләчәктә терлекләр санын 100 башка җиткерергә уйлыйбыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International