Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды

2017 елның 31 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре слеты узды. бәйрәм чарасында район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Ришат Хәбипов АПК хезмәтчәннәрен тырыш хезмәтләре өчен котлады һәм тармак алдынгыларына бүләкләр тапшырды. «Быел сез 190 мең тонна ашлык җыеп алдыгыз, бер гектардан уртача уңыш 44,4 центнер тәшкил итте. Районның эш тәҗрибәсе – бөтен республика өчен үрнәк», – диде ул.

Аннары катнашучыларны Фәрит Хөснуллин котлады. Ул шулай ук АПК хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен җылы рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм алдагы эшләрендә, тормышларында уңышлар теләде.

Слетта үз эшләрендә уңышларга ирешкән белгечләре дә Сарман муниципаль районының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын алдылар. Бәйрәм республиканың иҗат коллективлары катнашында күңел ачу программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International