Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Анатолий Самаренкин КФХында ай саен ике тоннага якын вешенка гөмбәсе җыялар

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районының Иске Мокша авылыннан Анатолий Самаренкин КФХында гөмбә җитештерү белән шөгыльләнәләр. Монда 4 кеше эшли.

«Айга без ике тоннага якын гөмбә җыябыз, – дип сөйли гөмбә үстерү операторы Татьяна Жукова. – Һәркөнне җыйган вакытлар да бар, кайчакта көн аралаш та җыябыз».

Продукция республиканың эре азык-төлек предприятиеләренә яңа җыйган килеш тә, киптереп тә җибәрелә. Гөмбә махсус мичләрдә киптерелә, аннары алар ваклана һәм өчәр килограмм итеп пакетларга тутырыла. Киптерелгән гөмбә соуслар, специйлар ясау өчен һәм ризыкларга башка өстәлмәләр әзерләү өчен кулланыла.

Бүгенге көндә КФХында бу юнәлеш буенча эшчәнлекне киңәйтеләр. Эшли торган корпус янәшәсендә тагын яңа биналар төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International