Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының «С-Омга» ҖЧҖендә соңгы өч атнада һәр сыердан савымны 3 килограммга арттырдылар. Җәен бер сыердан уртача 14 кг сөт саудылар, көзгә таба савым 2 тапкырга кимеде. «Без азык буенча консалтинг компаниясе белгечләренә мөрәҗәгать иттек, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Рәзиф Харисов. – Алар килделәр, барысын да санадылар, катнаш азык әзерләү буенча мини-завод куйдылар».
Фермада катнаш азык әзерләүне Юрий Абидин, Владимир Афанасьев, Вера Куклина һәм Лилия Власова тикшереп тордылар. Юрий Абидин сүзләренә караганда, ашлыкны агрегат аша чыгарырга һәм азыкка өстәмәләр кушарга кирәк (аларны консалтинг компаниясе бирә).
«Эш катнаш азыкта гына түгел, – дип сөйли Рәзиф Харисов. – Уңай нәтиҗәгә ирешү өчен тукландыру технологиясе дөрес булырга тиеш. Шуңа күрә компания вәкилләре машина белән сыер савучылар белән аңлату эшләре алып баралалар».
Бүгенге көндә хуҗалыкта һәркөнне 3 тоннадан артык сөт савыла. Бу күрсәткеч алга таба тагын артыр дип көтелә.