«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә бройлер чебиләрен тукландыру рационына эксперимент буларак шепкән (рыжик) мае өстәү буенча нәтиҗәләр ясадылар

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

«Чаллы-Бройлер» ҖЧҖендә бройлер чебиләрен тукландыру рационына эксперимент буларак шепкән (рыжик) мае өстәү буенча нәтиҗәләр ясадылар. Сынаулардан күренгәнчә, әлеге ысул җитештерү күрсәткечләрен арттырырга һәм кошларның үзкыйммәтен киметергә ярдәм итте. Сынау төркемендәге бройлер чебиләренең тәүлеклек артымы 4,4% тәшкил итте. Яңартылган рацион үзен икътисадый яктан да аклады: 1 кг артымга азыкның үзкыйммәте 1,84%ка кимеде, ә азыктагы экономия 280 сум/т тәшкил итте. Шепкән мае һәм сыгынтысы белән 6 рецептураны үз эченә алган яңа тукландыру программасы 2017 елның 8 сентябреннән 20 октябренә кадәр эшләде. Эксперимент уздыру дәвамында “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖ белгечләре тарафыннан җитештерү күрсәткечләре буенча көнлек һәм атналык контроль үткәрелде. Беренче нәтиҗәләр 38 тәүлектән соң ясалды.

«Эксперимент 136,3 мең башка исәпләнгән иде. Чебиләр азыгына шепкән мае һәм сыгынтысы алар чыкканнан соң 8 нче көндә өстәлә башлады. Эксперимент нәтиҗәләреннән күренгәнчә, катнаш азыктагы шепкән сыгынтысы һәм мае чебиләрнең сакланышына һәм тиз үсүенә уңай тәэсир итте. Туклыклы матдәләр буларак та җиңел үзләштерелде һәм ит продуктына тәэсире ягыннан да уңай нәтиҗәләр бирде. Моннан тыш, җитештерү-зоотехник күрсәткечләрнең артуы да күзәтелә. Икътисадый нәтиҗәлелекне төгәлрәк ачыклау өчен бройлер чебиләре рационына шепкән мае һәм сыгынтысы өстәү буенча өстәмә эксперимент 2018 ел башында үткәреләчәк», – дип сөйләде “Чаллы-Бройлер” ҖЧҖенең генераль директоры Айрат Гыйльфанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International