Татарстан Республикасында шикәр чөгендерен җыюның барышы һәм кырларда башкарылган эшләр турында шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәдә республиканың барлык муниципаль районнары җитәкчеләре катнашты.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, республикада 500 мең гектардан артык көзге культуралар чәчелгән. Бөтен җирдә туфракны төп эшкәртү эшләре бара. «Туфракның ничек эшкәртелүе безнең өчен бик мөһим, ә аны тирәнтен эшкәртү тагын да мөһимрәк, бу язгы суларны күбрәк саклап калу өчен кирәк. Җәен явым-төшем кытлыгы булса да, өстәмә сакланган дым үсемлекләргә көч бирә», – диде ул.
2 млн. гектар сөрүлек җирләренең 1,8 млн. гектары (кукуруз һәм көнбагыштан тыш) эшкәртелгән, шулардан 470 мең гектары тирәнтен эшкәртелгән.
Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы эшләрне соңгарып башкаручы районнарны атап китте. Болар арасында Кама Тамагы районы (53% эшкәртелгән), шул исәптән бер атнада 8% кына, Алексеевск районы - 80%, атна буена 9%, Мөслим районы - 81%, соңгы атнада бер гектар да эшкәртелмәгән, Баулы районы – 84%, соңгы атнада – 4%.
Марат Әхмәтов, шикәр чөгендере соңгы гектарларда җыела инде, диде. «Бүгенге иртәгә 2 мең гектардан да азрак калды, – диде ул. – Татарстанда беренче тапкыр 3 миллион тоннадан артык шикәр чөгендере җыелды».
12 район шикәр чөгендерен җыюны тәмамлады. Шулар арасында Сарман районы 550 мең тонна уңыш җыйды, уртача уңыш - 458 ц/га, Зәй районы – 466 мең тонна (уңдырышлылык – 451 ц/га); Мөслим районы – 241 мең тонна (470 ц/га), иң югары уңдырышлылык Актаныш районында – 518 ц/га.
Буа, Нурлат, Чирмешән районнарында 400дән алып 700 гетарга кадәр уңыш җыясы калды, Тәтеш районында – 350 гектарга якын.
«Бүгенге ирешелгән уңышта безнең өч инвесторның өлеше аеруча зур, – диде Марат Әхмәтов. – “Агрокөч” компаниясе чөгендер җитештерүдә системалы һәм нәтиҗәле эшли. 35 мең га чамасы мәйданда 1,5 млн. тонна чөгендер җыелган, уңдырышлылык – 441 ц/га. Бу – республика уңышының яртысы. Аннан кала «Ак Барс» ХК, өченче җитештерүче – «Агроинвест».
Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы чөгендерне планлы эшкәртүнең барышы турында да әйтеп узды. Республиканың өч заводы да өзлексез эшли. Тәүлек буена 17 мең тонна эшкәртелә, 2,6 мең тонна шикәр әзерләнә. Барысы 138 мең тонна шикәр җитештерелгән.
Моннан тыш, республикада көнбагыш җыю дәвам итә, бүгенгә 50 мең гектардан артык җыелган, ягъни – 38%, уртача уңдырышлылык – около 15 ц/га.
Көнбагыш үстерә торган 36 районның 30ы аны җыюга кереште. Яртысыннан артык мәйдан Азнакай, Алексеевск, Әлки, Чистай районнарында җыелган.
Кукуруз җыюга килгәндә, бүгенгә 240 мең га мәйданның 180 мең гектары җыелган, шуннан орлык кукурузы – 12,4 мең га. Тулаем җыем 45 мең тоннага якын, уңыш мактанырлык түгел – 36,3 ц/га. «Кукуруз ул күбрәк көньякта үсә торган культура, быелгы һава шартлары аркасында кайбер урыннарда җылылык температурасы җитәрлек дәрәҗәдә булмады. Шуңа күрә мондый мәйданнардан ул силоска җыела», – дип төгәлләштерде министр.