Министрлыкта Россия Федерациясендә Болгария Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Бойко Коцев җитәкчелегендәге Болгария делегациясе белән очрашу узды

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясендә Болгария Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Бойко Коцев җитәкчелегендәге Болгария делегациясе белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Дәүләт техника күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов, «РАЦИН» ДУПнең инновацион технологияләр бүлеге юашлыгы Илһам Нуруллин, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, Болгария Республикасы ягыннан – илченең беренче секретаре Кристина Дражева, туризм буенча атташе Катя Жекова, компанияләр һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.

Катнашучыларны Тәлгать Таһирҗанов сәламләде. «Безнең республиканың алга киткән химия сәнәгате һәм машина төзелеше белән беррәттән авыл хуҗалыгы хуҗалыгы да шактый көчле, – дип билгеләп үтте ул. – Татарстан һәр елны авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә тотрыклы үсеш тәэмин итә».

Тәлгать Таһирҗанов делегация әгъзаларын республиканың агросәнәгать комплексы торышы һәм дәүләт ярдәме программаларының үтәлеше белән таныштырды.

Россия Федерациясендә Болгария Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Бойко Коцев катнашучыларга җылы каршы алганнары өчен рәхмәт белдерде. «Без шундый нәтиҗәгә килдек, кирәкле барлык килешүләр, шартнамәләр булса да, үзара мөнәсәбәтләрдә динамика юк», – диде ул.

Бойко Коцев сөт җитештерү, тәҗрибә алмашу һәм авыл хуҗалыгы культураларының перспектив сортларын эшләү буенча чаралар уздыру өлкәсендә уңышлы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләде. «Без шулай ук сезнең төбәк территоориясендә үткәрелә торган киң күләмле күргәзмәләрдә һәм ярминкәләрдә катнаша алабыз һәм сезне үзебезнекеләргә чакыра алабыз, – дип өстәде ул.

Сату һәм Balkam Group бизнесын үстерү буенча менеджер Илиян Цонев, консервланган яшелчә һәм җиләк-җимешләр җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлеккә әзер, дип белдерде, ә шәраб җитештерү буенча BULER-International компаниясе хуҗасы Дочо Христов Шиков төрле шәрабләр белән тәэмин итәргә әзер булуы турында әйтте.

Шуны да әйтергә икрәк, Россия Федерациясендә Болгария Республикасының Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле илчесе Бойко Коцев белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгындагы очрашудан соң делегация әгъзалары Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчелеге белән очрашалар, ә иртәгә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчелеге белән очрашу планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International