Кичә, 25 октябрьдә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Северный» АХП” ҖЧҖендә тракторларны һәм тагылма техниканы ремонтлауны оештыру мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды. Чарада рвйонның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре һәм хуҗалыкларның баш инженерлары катнашты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар «Северный» АХП” ҖЧҖенең машина-трактор паркын карап чыктылар, остаханәдә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү пунктында булдылар, сабаннарны, чәчкечләрне, культиваторларны, тракторларны һәм азык җыю техникасын ремонтлауның барышы белән таныштылар. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хәйруллин башкарылган эшләр, 2018 елгы сезонлы кыр эшләренә әзерләнү буенча планнар турында сөйләде.
Районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов «Северный» АХП” ҖЧҖендә оештырылган эшләргә югары бәя бирде һәм авыл хуҗалыгы машиналарын сыйфатлы һәм дөрес оештыру буенча хуҗалыклар инженерларына бурычлар билгеләде.