Республиканың Чүпрәле муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру һәм кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда район башлыгы Александр Шадриков, районнеың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Төп нотык белән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов чыгыш ясады. Ул 2017 елның 9 аендагы эшчәнлек йомгакларына тукталды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләр саны узган елның шушы чорына караганда 353 башка арткан. Терлекләр саны иң күпкә арткан авыл җирлекләре: Үби авылы, Яңа Ишле һәм Мәтәскә авыл җирлекләре.
Сыерлар саны Мәтәксә, Шланга, Зур Аксу һәм Иске Кәкерле авыл җирлекләрендә арткан. Бүгенге көндә районның шәхси хуҗалыкларында 5400 баш сыер исәпләнә.
Алексей Сарафанов сүзләренә караганда, шәхси хуҗалыклар тотудан керемнәр рейтингында, электәгечә, Яңа Ишле авыл җирлеге алда бара. Исәпләүләрдән күренгәнчә, узган тугыз ай эчендә бу җирлекнең һәр кешесе уртача 72,3 мең сум акча эшләгән булып чыга. Башка җирлекләрдә бу күрсәткеч берничә мәртәбә кимрәк. Мәсәлән, Иске Чыкал авыл җирлегендә ул 54 мең сум тәшкил итә, Яңа Борындыкта, Иске Чүпрәледә, Иске Шәйморзада – 15,6-18,1 мең сум.
Район башлыгы Александр Шадриков авыл җирлекләре башлыкларына эшкуарлык эшчәнлеген алып бару өчен шартлар тудыруга игътибар итәргә, халыкка гамәлдәге дәүләт ярдәме чараларының үзенчәлекләрен аңлатырга һәм халык белән тыгыз мөнәсәбәттә булып эшләргә кушты.