«Нурлат элеваторы» ЯАҖендә көнбагыш орлыкларын кабул итәләр

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

«Нурлат элеваторы» ЯАҖендә көнбагыш орлыкларын кабул итәләр. «Культураның дымлылыгы бик югары, аны 7 процентка кадәр төшерергә кирәк. Әлбәттә, моңа өстәмә чыгымнар тотыла, хезмәт куела, шулай булса да, аны сыйфатлы киптерергә кирәк, – дип сөйләде предприятиенең генераль директоры Илдар Бикеев. – Бездә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек, ике киптерү-чистарту аппараты. Көнбагыш орлыкларын киптерү зур игътибар таләп итә, алар көеп китәргә дә мөмкин. Шуңа күрә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү максатында, без тәүлек буена кизү тору оештырдык».

Әлегә көнбагыш «Сөләйманов А.И.» КФХсыннан гына килә. Бүгенгә бу хуҗалыктан 270 тоннадан артык уңыш килде. Гомумән алганда, биредә 4000 тоннадан артык көнбагыш орлыгы кабул итү планлаштырыла.

«Хуҗалыклардан китерелгән көнбагышка лаборатор тикшерүләр уздырганнан соң ул кабул итү мәйданчыгында бушатыла. Аннан ул түбән галерея аша киптерү-чистарту аппаратына җибәрелә. Киптергәннән соң югары галереялар буенча көнбагыш машинага төялә һәм складка җибәрелә», – дип сөйләде «Нурлат элеваторы» ЯАҖ директоры урынбасары Хафиз Дербышев.

Элеваторда эшләр бер минутка да туктап тормый, бригадалар бер-берсен алыштырып торалар. Көндезге сменага өстәмә эшчеләр дә җәлеп ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International