Республиканың Лениногорск районында татар токымыннан булган атларда дистанцион ярышлар узды

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Лениногорск районының Югары Каран поселогында татар токымыннан булган атларда дистанцион ярышлар узды. Чараны “Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм «Нәбиуллин Ф.М.» КФХ оештырды.

15 км арадагы чабышта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмаларыннан 11 ат катнашты. Җиңүче булып Акалай айгырында 1 нче категорияле жокей Фирзәр Гиниятуллин танылды. Финишка икенче булып Ахра айгырында жокей Лилиана Галимова килде, өченче булып Лардуган атында Әдилә Ибраһимова килде.

Ярышларның барышын “Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ башлыгы Ришат Зарипов, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәүче белгече Айрат Хәбибуллин һәм башкалар күзәтеп тордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International