Кичә, 18 октябрьдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Әлмәт муниципаль районында булып кайтты. Сәфәрнең максаты – крестьян-фермер хуҗалыкларының һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эшчәнлеге белән танышу иде.
Ришат Хәбипов башта Сөләй авылында Фәнүс Хаҗиев һәм Илгиз Галиев хуҗалыкларында булды. Узган ел алар сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү программасы буенча 200 меңәр сум күләмендә субсидия алалар. Бүгенге көндә аларның һәркайсы 20 баштан артык эре мөгезле терлек асрый, шул исәптән 10 баш савым сыеры.
Министр урынбасары аннары Наил Мәннапов крестьян-фермер хуҗалыгына килә. Аның хуҗалыгында 45 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шулардан 30ы савым сыерлары. Фермер сөтне Бөгелмә сөт комбинатына тапшыра.
Эш сәфәре азагында Ришат Хәбипов «Яшелчә аланы”нда («Овощная долина») яшелчә саклагычын төзүнең барышы белән таныша.