Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дигән 9 нчы республика конкурсы узачак

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 20 - 21 октябрендә “Зәй политехника көллияте” ДАҺБУ базасында яшь комбайнчылар арасында «Хезмәт кешесен данлыйбыз» дигән 9 нчы республика конкурсы узачак. Аны Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДМУ оештыра.

Ярышларда 30 яшькә кадәрге 15 комбайнчылар экипажы катнаша. Конкурс барышында алар теоретик сорауларга җаваплар бирәләр һәм комбайннарны технологик яктан көйләү һәм аларга техник хезмәт күрсәтү буенча үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Конкурсантларның эшен компетентлы жюри бәяли, аның составында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Арча муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, КДАУның Механизация һәм техник сервис институты директоры Сергей Яхин һәм башкалар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International