Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Гали авылыннан Гөлчирә һәм Флүр Фәрхушиннар 9 баш сыер асрыйлар. «Халык телендә сыерлар турында мәкальләрнең күп булуы юктан гына түгелдер. Ул үзен дә ашата, безне дә туендыра. Җәен сөт сатып, айга 80 меңәр сум диярлек керем ала идек, – дип сөйли Гөлчирә. – Сөтне сөт җыючы Рәис Мөхәммәдиев алып китә. Сатып алу бәясе белән дә канәгать без. Вакытында түлиләр, анысы да сөендерә».
Гөлчирә, һәркөнне сәгать 3тә торуына карамастан, зарланмый. Аның әйтүенчә, аппарат ярдәмендә сыерлар савуга сәгать ярым вакыт китә икән.
Фәрхушиннар гаиләсендә төп терәк – уллары Флүс һәм Илсур. Җәен алар Казанда эшләрен калдырып, авылга әти-әниләренә булышырга кайталар. Быел икесе дә беренче мәртәбә комбайннарга утырганнар һәм «Ак Барс-Әгерҗе» агрофирмасы кырларында бөртекле культуралар җыюда катнашканнар. Буш вакытларында үз хуҗалыкларында эшләгәннәр. Алар ярдәме белән терлекләргә кышлау өчен җитәрлек азык җыйганнар һәм склад төзи башлаганнар. «Киләчәктә савым сыерларының баш санын арттырырга уйлыйбыз», – дип сөйләде Гөлчирә.