Татарстанның район кулланучылар җәмгыятьләренең 2017 елның 9 айлык эшенә йомгаклар ясалды

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Татарстанның район кулланучылар җәмгыятьләренең 2017 елның 9 айлык эшенә йомгаклар ясалды. Шул чордагы әзерләү әйләнеше 6,1 млрд. сум тәшкил итте (узган елның шушы чорына карата 116%). Һәр йорттан алынган авыл хуҗалыгы продуктларының һәм чималның сумнардагы уртача күләме 19,3 мең сум тәшкил итә. Әзерләү әйләнеше күләмнәре Алексеевск, Баулы, Биектау, Зәй районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә һәм Ютазы районы кулланучылар җәмгыятьләре берлегендә арткан. Ит һәм ит продуктлары җитештерү күләмнәре Азнакай, Әлмәт, Минзәлә, Алексеевск, Биектау һәм Зәй районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә югары.

Ит, йон һәм күн чималын әзерләү буенча чыгымнар өлешен каплауга кулланучылар кооперациясе оешмалары 21 млн. сумнан артык субсидия алдылар. Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге (Татпотребсоюз) белгечләре сүзләренә караганда, ел азагына кадәр тагын 8 млн. сумны үзләштерү мөмкинлеге бар әле.

Кулланучылар кооперациясенең ваклап сату челтәре аша бу елның 9 ае эчендә 7,5 млрд. сумлык товар сатылган. Иң югары күрсәткечләр Тәтеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Бөгелмә, Әлмәт һәм Алексеевск районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә күзәтелә. Кайбыч районының Мәлки авылы кулланучылар җәмгыятендә 1 кешегә исәпләгәндә 19,6 мең сумлык товар сатылган, Тәтеш районы кулланучылар җәмгыятендә – 15,6 мең сумлык, Алексеевск районында – 14 мең сумлык, Бөгелмә районында – 13,8 мең сумлык. Балтач, Кукмара, Зәй, Чистай районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә бу күрсәткеч 3-4 мең сум тәшкил итә.

Кооперация системасының эшләү үрнәге итеп Актаныш районы кулланучылар җәмгыятенең мобиль сәүдәсен күрсәтергә мөмкин. Җәмгыятьтә һәркөнне 25-30 мең сумлык үзләре җитештергән продукция сатыла. Продукциянең ассортименты 50дән артык. Кулланучылар җәмгыяте хезмәткәрләре шулай ук авыл кешеләреннән алынган аерым заказларны да әзерлиләр, аерым алганда, туй мәҗлесләренә һәм башка шундый тантаналарга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International