Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының «Гигант» ҖЧҖ базасында терлекләрне кышкы абзарларда тотуга әзерләү һәм ашату мәсьәләләре турында семинар-киңәшмә узды. Чарада районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сәбитов, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Семинар-киңәшмә барышында эре мөгезле терлекләрне тоту һәм ашату технологияләренә, эре мөгезле яшь терлекләрне үстерү һәм ит, сөт җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Чарада катнашучылар хуҗалыкның терлекчелек биналарын карап чыктылар һәм эре мөгезле терлекләрне тоту шартлары белән таныштылар.
Быел «Гигант» ҖЧҖендә бозаулар абзары төзеделәр һәм республика программасы буенча 200 башка ике сыер абзарын ремонтладылар. Бүгенге көнгә эре мөгезле терлекләр саны 1,8 мең баштан артып китә, шул исәптән 660 баш савым сыеры. Бер сыердан уртача көнлек савым 15,2 кг тәшкил итә, көнгә 10 тоннадан артык сөт савыла.