2017 елның 28 октябрендә «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУендә Ачык ишекләр көне узачак.
Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет турында, аның тарихы, 2017 елда Казан ДАУына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2018 елга кабул итү үзенчәлекләре турында кирәкле барлык мәгълүмат белән таныша алалар. Югары уку йорты мөгаллимнәре студентлар өйрәнә торган барлык белгечлекләр һәм фәннәр турында сөйлиячәкләр, килүчеләр өчен шулай ук уку аудиторияләрен, классларын һәм университетның башка биналарын һәм урыннарын карап чыгу мөмкинлеге дә булачак.
Чара түбәндәге адрес буенча уза: Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 65 йорт, Казан дәүләт аграр университетының төп бинасы (актлар залы). Башлана 10:00 сәгатьтә.