«Агрокөч» АҖ агрофирмаларында шикәр чөгендере җыю дәвам итә. 2017 елның 10 октябренә бу культура 23,5 мең га мәйданда җыелган, бу планнан 70% тәшкил итә. Быел барысы шикәр чөгендере 34,6 мең га мәйданда чәчелгән, шул исәптән 7,1 мең гектарда Amity америка технологиясе кулланыла. Бүгенге көнгә 1 млн. тоннадан артык чөгендер чыгарылган, уртача уңдырышлылык – 418 ц/га.
«Шикәр чөгендере – безнең “якорный” культурабыз, шуңа күрә без аның сыйфатларын – уңдырышлылыгын, шикәр чыгышын арттыра торган яңадан-яңа технологияләр кулланырга тырышабыз. “Amity” технологиясе шикәр чөгендерен җыю темпларын арттырырга, аның сакланыш күрсәткечләрен яхшыртырга мөмкинлек бирә», – дип сөйләде «Агрокөч» АҖ генераль директоры Светлана Барсукова.