Республиканың кече хуҗалыклар вәкилләре үзләре җитештергән продукцияне Казанда чатыр корылган мәйданчыкларда сата алалар

2017 елның 9 октябре, дүшәмбе

Казанда чатыр корылган 7 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату дәвам итә. Сәүдә урыннары түбәндәге адреслар буенча урнашкан: Академик Лаврентьев ур., 10 (Яңа Савин районы), Батыршин ур., 20 (Киров районы), Дементьев ур., 7 (Авитөзелеш районы), Беломорский һәм Гудованцев урамнары киселешендә (Авитөзелеш районы), Зәкиев ур., 12 (Совет районы), Липатов ур., 7 (Дәрвишләр бистәсе, Совет районы), Юлиус Фучик ур., 72 (Идел буе районы).

Шундый мәйданчыкларда һәркөнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасының кече хуҗалыклар вәкилләре – крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм кооперативлар үз продукцияләрен сата алалар. Катнашу бушлай, әмма продуктларга һәм товарларга бәяләр Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдим итә торган дәрәҗәдә булырга тиеш. Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 2217688 (8881), 2922120 телефоннары аша яисә электрон адрес: leysan.gizatullina@tatar.ru буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International