Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының Татар Сарсазы авылыннан КФХ башлыгы Сергей Смольков быел 200 тоннадан артык бәрәңге җыйган. «Җыелган бәрәңгене сатып бетердем инде, орлыкка гына калды, – дип сөйләде фермер. – “Икенче икмәк”кә ихтыяҗ һәрвакыт зурдан. Иң мөһиме – бәрәңгене яхшы сорттан үстерү һәм җыйганны уңышлы сату».
Сергей Смольков бәрәңгене 17 гектардан артык мәйданда үстерә. Узган ел ул “Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм” программасы буенча әлеге юнәлешне үстерүгә грант ала.
Бүгенге көндә КФХ башлыгы 50 баш эре мөгезле терлек өчен терлекчелек бинасы төзи. «Хәзер 12 үгезем бар, әмма аларның баш санын арттырырга, савым сыерлары да алырга уйлыйм. Моның өчен азык та җитәрлек әзерләдем. Көзге бодай, бодай, арпа, карабодай да җыйдым. Моннан тыш, гөмбә үстерү белән шөгыльләнергә дигән уйларым да бар әле», – дип, үз планнары белән бүлеште Сергей Смольков.