Татарстаннан өч катнашучы «Минем җирем – Россия” авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсы бүләкләрен алдылар

2017 елның 6 октябре, җомга

Кичә, 5 октябрьдә, илебезнең «Алтын көз – 2017” төп агросәнәгать күргәзмәсендә «Минем җирем – Россия” авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Анда Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының статс-секретаре-урынбасары Иван Лебедев һәм Авыл территорияләрен үстерү департаменты директоры Владимир Свеженец катнашты.

Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү буенча федераль максатчан программаны гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләрен үстерү департаменты һәм “Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте” ФДБУ оештырган конкурска 81 төбәктән 5239 эш кергән.

«Бу – дүрт ел конкурс узу чорында абсолют рекорд, – диде Иван Лебедев. – Катнашучыларның елдан-ел арта баруыннан, шулай ук тапшырылган эшләрнең сыйфатыннан күренгәнчә, авыл территорияләрен үстерү темасы, Россия авылының уңай күренешен булдырып, горур һәм күп мәгънәле булып яңгырый. Монда без төбәк массакүләм мәгълүмат чараларының тырышлыгын күрәбез».

«Агросәнәгать комплексы бүген илебез икътисады драйверларының берсе. Россия агросәнәгать комплексының уңышларын якыннан күрүдә һәм алар белән танышуда безгә ММЧ ярдәм итә. Көндәлек матбугатны укучыларга, телевизор караучыларга һәм радио тыңлаучыларга авыл хуҗалыгы тармагындагы мөһим яңалыклар, агросәнәгать комплексын үстерүнең яңа мөмкинлекләре һәм перспективалары турында җиткерү бездән тора», – диде Владимир Свеженец конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга.

Конкурсның барлык җиңүчеләре һәм призерлары дипломнар, акчалата премияләр һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, өч катнашучы иң яхшы мәкаләләр, теле- һәм радиотапшырулар өчен Гран-при алдылар.

Татарстан Республикасыннан өч катнашучы конкурс призерлары булдылар. «Земля-землица» иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Владимир Белосков Гран-при алды, «Сөенбикә» журналы редакциясе һәм «ЭМТех» ҖЧҖенең үстерү буенча директоры Тимур Фәттахов «Авыл гаиләсенең бүгенге йөзе» һәм «Агросәнәгать комплексы өлкәсендә уңышлы проектлар» номинацияләрендә өченче урыннарны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International