ТР шикәр заводларында чөгендер эшкәртү башланды

2011 елның 13 сентябре, сишәмбе

Быелгы сезонда 2 млн. тонна тирәсе татлы тамыр алу планлаштырыла. Шул күләмдәге чөгендер шикәр комы җитештерү өчен җитә, дип саный белгечләр.

Бүгенге көндә 6,6 мең гектарда шикәр чөгендере җыеп алынган, бу барлык мәйданның 8 процентын тәшкил итә. Уртача уңышның күләме - гектарыннан 270 центнер.

Бүгенге көндә ТРның Нурлат, Зәй һәм Буа заводлары шикәр чөгендерен эшкәртүгә кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International