Бүген республикада алга куелган планны үтәүче районнар бар. Мәсәлән, Актаныш, Чистай, Түбән Кама, Зәй, Биектау һәм Кукмара районнары.
Авыл хуҗалыгының татар фәнни-тикшеренү институты галимнәре фикеренчә, Татарстанда уҗым культуралары үсеше өчен уңай шартлар тудырылган. Сентябрьнең беренче декадасына 24 мм күләмендә явым-төшем булган, бу уртача күпъеллык нормадан 7 мм га күбрәк.
Сентябрь башында явып үткән яңгырлар туфракның өске катламын 10 см га юешләткән. Шул рәвешле республикада уҗым культуралары үсешенә кирәкле шартлар тудырылган.