12 сентябрьгә бирелгән оператив мәгълүматлар буенча, бәрәңге 2429 га мәйдан җирдән казып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 163 центнерны тәшкил итә. Алдангылар рәтендә саналучы Кукмара районы игенчеләре бүгенгә 7,2 мең тонна уңыш алган (уртача уңыш - 190 га/ц).
Шикәр чөгендере 6259 гектар мәйдан җирдән казып алынган. Беренчелекне зәйләр, сарманлылар яулый - алар 1860 һәм 1660 гектардан татлы тамыр җыеп алган.
Терлекчеләр өчен мөһим культура – рапсны алу бүгенгә 2/5 өлеш мәйданда гына калып бара. Бу күрсәткечләр буенча Актаныш районы югары нәтиҗәләргә ирешә. Биредә рапс 3316 гектарда чәчелгән.
12 сентябрьгә уҗым культураларын чәчү 547,6 мең гектарда башкарылган. (фаразланганның 81% ын тәшкил итә). Лидерлардан саналган Кукмара, Саба, Балтач, Ютазы районнары эшне 66 % мәйдан җирдә башкарган.