«Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында шикәр чөгендерен җыю дәвам итә

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районының «Сөләйманов А.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Быел монда бу культура 3600 га мәйданда чәчелгән. Кырларда 4 «Ропа» чөгендер җыю комбайны һәм 2 чөгендер төягеч эшли.

«Җәй көне шикәр чөгендере чәчүлекләрен 4 мәртәбә чүп-чардан, корткычлардан һәм авырулардан эшкәрттек, – дип сөйләде КФХ идарәчесе Ирек Хәйдәрҗанов. – Уңыш начар түгел, гектардан уртача 350 центнер чыга. Эш тәүлекләп оештырылган: иртәнге 6дан кичке 6га кадәр беренче смена эшли, кичен аларны башкалар алыштыра».

Шикәр чөгендерен җыюда тәҗрибәле механизаторлар Ильус Андарҗанов, Тәбрис Садыйков, Владимир Никитин һәм башкалар эшли. Алар «Ропа» комбайннарында берничә сезон эшлиләр инде, шуңа күрә аның белән идарә итү нечкәлекләрен тулысынча беләләр. «Бик акыллы һәм уңайлы техника, – дип сөйләде Тәбрис Садыйков. – Әгәр нинди дә булса проблема барлыкка килә икән, моны машина автомат рәвештә үзе кисәтә һәм эшләүдән туктый. Хәтта “автопилот” программасы да көйләнгән. Әгәр комбайны рәтләргә куйсаң, руль белән идарә итмичә дә эшләп була». Программада берәр четереклек килеп чыкса, «Ропа-Поволжье» сервис фирмасы вәкилләре Роман Миронихин һәм Анатолий Ефимов ярдәмгә килә, дип өстәде комбайнчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International