Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында “Яшь көч” ҖЧҖ хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып җир эшкәртүне һәм көзге культуралар чәчүне төгәлләделәр

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районында “Яшь көч” ҖЧҖ хезмәтчәннәре беренчеләрдән булып җир эшкәртүне һәм көзге культуралар чәчүне төгәлләделәр. Көзге җир сөрү 1,2 мең га мәйданда башкарылган, көзге культуралар чәчү – 500 га мәйданда. Бу эшләрдә механизаторлар Петр Фомин, Искәндәр Низамов, Владимир Пастухов һәм Фәнис Гәрәев эшләде.

Татарстан Республикасы буенча бүгенгә туфракны төп эшкәртү 1197,6 мең га (планнан 59%) мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен сөрү – 329,9 мең га мәйданда. 70% һәм аннан күбрәк җир республиканың Зәй (86%), Сарман (83%), Әтнә (77%), Балтач (74%), Саба (73%), Актаныш (71%) һәм Биектау (70%) районнарында сөрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International