Бүген Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә төрле елларда үзләреннән зур өлеш керткән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.
Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ачты.
«Һәркайсыгызның исән-имин булуына без бик шатбыз, – диде министр. – Әлбәттә, сезнең буын төрле чорлар кичерде – бигрәк тә, сугыштан соңгы авыр елларда яшәү һәм илне торгызу җиңел булмаган. Авыл хуҗалыгы тармагы – фидакарьлек таләп итә торган аерым юнәлеш».
Марат Әхмәтов ветераннарга Татарстан Республикасы АПКсының бүгенге торышы һәм бу елның авыл хуҗалыгы культуралары уңышы турында сөйләде. «Безнең буын сез корган нигездә эшли, һәм без бу позицияләрдән чигенмәскә тырышабыз, дип ассызыклады министр. – Республика иминлеге өчен тырышып хезмәт итүегез өчен сезгә олы рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек, тынычлык һәм хәерле озын гомер телим. Һәр туган яңа көн сезгә шатлык-куанычлар китерсен һәм якыннарыгызның мәрхәмәтен, җылысын тоеп яшәгез».
Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина үз постында 32 ел эшләвен билгеләп үтте. «Бу еллар буена мин сезнең белән булдым, төрле мәсьәләләр буенча киңәштек һәм бихисап тәҗрибә тупладым, – диде ул. – Сезгә , гел хәрәкәттә булып, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телим».
Кадерле кунаклар өчен Министрлыкта бәйрәм концерты оештырылды. Ветераннар чәй өстәле янында, бергә эшләгән елларны, күңелле һәм кызыклы вакыйгаларны искә төшереп, гәпләшеп утырдылар һәм Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә даими ярдәм итеп торулары өчен рәхмәт белдерделәр.