Авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре шимбә көнне, 30 сентябрьдә, Казанның 10 мәйданчыгында узачак.
Ярминкәләр түбәндәге мәйданчыкларда оештырыла:
– Яңа Савин районында: «Бәхетле» сәүдә үзәге мәйданчыгында (Хөсәен Ямашев пр., 71а);
– Авиатөзелеш районында: «Бәхетле» сәүдә комплексы каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27);
– Мәскәү районында: Энергетиклар һәм Шамил Усманов урамнары ягыннан Мәскәү базары янындагы мәйданчыкта;
– Киров районында: «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1);
– Вахитов районында: Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында (Чехов ур., 2) һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршында (Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселешендә);
– Идел буе районында: «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а).
– Совет районында: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы һәм Дәрвишләр бистәсендә (Липатов ур., 7, «Дәрвиш» базары территориясендә);
«Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында мәгариф учреждениеләренең ел саен үткәрелә торган республика ярминкәсе узачак.
Чаллыда ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: Габдулла Тукай яр буе урамында (“Төзүче” стадионы), Галиәсгар Камал ис. бульварда (Тынычлык һәм Мәскәү проспектлары арасында) һәм Шамил Усманов урамында (Пушкин ур., тукталышыннан алып Вахитов проспектына кадәр).
Моннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында “Яңа Тура” технополисы территориясендә оештырыла.