24 сентябрьдән Казан һәм Яр Чаллы базарларында чираттагы ярминкәләр уздырыла башлый. Биредә арзан бәядән сөт һәм ит продукциясе, бәрәңге, яшелчә һәм төрле ярмалар тәкъдим ителәчәк. Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, агросәнәгать оешмалары сатуга килә.
Ярминкәләр Вахитов, Идел буе, Мәскәү, Яңа Савин, Авиатөзелеш, Киров һәм Совет районнары (Дәрвишләр бистәсе) базарларында үтә.
10 сентябрьдән башлап көн саен сәүдә нокталарында арзан бәядән үзебездә үскән бәрәңге, яшелчәләр сатылачак.