Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында «Агрокласс» профориентация проекты старт алды

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында «Агрокласс» профориентация проекты старт алды. Аның координаторы – “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы.

Беренче этапта Бөгелмә шәһәре һәм районы укытучылары өчен семинар-тренинг үткәрелде. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Эльвера Резванова проектның әһәмияте һәм аның үсеш перспективалары турында сөйләде, ә “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы директоры Ильмира Сабирҗанова катнашучыларны чараларны гамәлгә ашыру планы һәм аларны үткәрү сроклары белән таныштырды.

Бүгенге көндә районда «Агрокласс» проектының икенче этабын гамәлгә ашыруга керештеләр. Мисал өчен, Бөгелмә шәһәрендә «Бәләкәч” балалар бакчасы балалары дидактик, сюжетлы-рольле уеннар, видео карау һәм китаплар уку аша авыл хуҗалыгы өлкәсендә үз белемнәрен ныгыталар. Исегезгә төшерәбез, «Агрокласс» проекты тренинг-уеннардан тора, аларны махсус укыган белгечләр үткәрә. Балаларга агросәнәгать комплексы белән танышу һәм вакытлыча агрономнар, механизаторлар, комбайнчылар, сыер савучылар һәм авыл хуҗалыгының башка белгечләре ролендә булу мөмкинлеге бирелә. Шулай итеп, балаларда тармак һөнәрләренә карата кызыксыну уяна, алар АПК белгечләре хезмәтенең мөһимлеген һәм кыйммәтен аңлый башлыйлар. Проект кысаларында авыл хуҗалыгы белгечлекләре, авыл хезмәтчәннәренең хезмәте һәм роле төшерелгән махсус материаллар ясалды һәм өләшенде, болар: китап-дәфтәр арасына кыстыргычлар, ручкалар, дәфтәрләр, магнитлар, пазыллар.

Быел «Агрокласс» проектлары шулай ук Татарстан Республикасының Азнакай һәм Теләче районнарында гамәлгә ашырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International