Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район һәм шәһәр бүлекләре башлыкларына яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район һәм шәһәр бүлекләре башлыклары яңа автомобильләрдән ачкычлар алдылар. Аларны тапшыру тантанасы Игенчеләр сараенда узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Олег Земсков, ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов катнаштылар.

«Авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеге һәм аннан имин файдалану нәкъ менә сездән тора, – диде Марат Әхмәтов, инспекторларга мөрәҗәгать итеп. – Безнең уртак җиңүдә сезнең хезмәт өлешегез дә бар – 5 миллион тонна ашлык суктырылды».

Бүгенге көндә республикада авыл хуҗалыгының техника куәте 100 га чәчүлеккә 155 ат көче дәрәҗәсендә, дип өстәде министр. «Без бу күрсәткечне тиз генә арттыра алмыйбыз, шуңа күрә чәчү кампаниясе чорында да, шулай ук урып-җыю вакытында да киеренке эшләргә туры килә һәм техника җитди әзерләүне таләп итә. Бүген тапшырыла торган транспорт сезгә нәтиҗәлерәк эшләү өчен хезмәт итсен. Алга таба да уңышлар телибез сезгә!» – диде Марат Әхмәтов.

ТР Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов республика һәм Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә һәрдаим ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең бурыч – бу машиналарга сакчыл карау һәм күзәтчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру, хезмәтнең максаты да – кеше гомерен һәм сәламәтлеген саклау бит», – диде ул, автомобиль ачкычлары алучыларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең район һәм шәһәр бүлекләренә барысы 13 автомобиль тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International