Бакчачылыкны үстерү өчен Татарстанда махсус программа төзелгән

2011 елның 5 сентябре, дүшәмбе

Агымдагы елның 3 сентябрендә Идел буе федераль округы бакчачыларының җыены булып узды. Татарстаннан әлеге чарада Казан шәһәре бакчачылар ассоцияциясе рәисе Владимир Дейнекин һәм “Сирень” бакчачылык җәмгыяте җитәкчесе Александр Васильев катнашты.

Биредә Владимир Дейнекин РФ Дәүләт Думасының  Почет грамотасы белән бүләкләнде.

Хәзерге көндә бакча участокларының гомуми саны 376,2мең. Аларның 216,3 меңе дәүләт регистрациясен узган, ягъни 56 проценты. Бакча участоклары барлыгы 28,1 мең га мәйдан җирне били.

Бакчачылык эше аеруча Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә киң җәелгән. Әлеге тармак 1 миллион шәһәрлене яшелчә, җиләк-җимеш һәм бәрәңге белән тәэмин итә.

Май аенда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узган киңәшмәдә бакчачыларга бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Мәсәлән, су һәм ут белән тәэмин ителү, эчке юллар булу, чүпне ату һәм юк итү өчен махсус урыннар, пожар куркынычсызлыгы һ.б.

7 майдагы ТР Президенты карары нигезендә республикада бакчачылык эшен үстерү буенча махсус программа проекты төзелгән. Моның өчен төрле министрлык һәм оешма вәкилләре кергән оештыру комитеты булдырылган.

Әлеге программа РФ авыл хуҗалыгы министрлыгының 10 регион пилот проекты арасына кертелгән. Программа нигездә Татарстанда бакча участокларына илтүче юллар төзелеше, су белән тәэмин итү объектлары, көнкүреш чүпләрен атып бару өчен махсус мәйданчыклар булдыру көтелә.

Шулай ук бакчачачылык мәсьәләләре буенча республика район-шәһәрләрендә конференцияләр уздырылган һәм республика бакчачылар җыенына 140 делегат сайланган.

Әлеге җыен көзен узачак, дип белдерә оештыручылар. Бүген аның буенча программа проекты төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International