Шимбә көнне Казанның 10 сәүдә мәйданчыгында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Авх продуктлары һәм товарлары республиканың муниципаль районнарыннан, шулай ук АПК предприятиеләреннән китерелгән иде. Барысы 32 млн. сумнан артыкка продукция китерелгән, 526 машина эшләгән.
Көннең беренче яртысында ярминкәләрдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Николай Титов, Илдус Габрахманов, Нәҗип Хаҗипов, Тәлгать Таһирҗанов һәм Олег Земсков булдылар.
Казанның Вахитов районында Чехов базары артындагы мәйданчыкта Лаеш районыннан китерелгән продукция сатылды. Монда сәүдә барышын Татарстан Республикасының кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов күзәтте. «Бүген көн дә бик матур, сатып алучылар да күп, продукция ассортименты да бай, –дип сөйләде ул. – Киләсе шимбә ярминкәсенә заявкалар җыям – катнаш азык, бөртекле ашлык һәм башка товарлар алып килергә кирәк булачак».
“Казан” агросәнәгать паркы” ААҖ территориясендәге ярминкәгә килүчеләр дә аз түгел иде. «2 миллион сумлык диярлек продукция китерелгә: ит, яшелчәләр, йомырка, сөт, ярмалар, макарон әйберләре. Сәгать 9га барысын да сатып бетердек инде, – дип хәбәр итте Саба районы кулланучылар оешмасы рәисе Дания Галимуллина. – Шулай булмыйча, сатып алучылар сәгать 7гә үк киләләр бит. Алар шатланып алалар продуктларны. Без үзебез дә продукция сату өчен шартлар тудырган оештыручыларга рәхмәтлебез, безнең авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр һәм шәхси хуҗалыклар ярминкәләрдә рәхәтләнеп катанашалар».
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук Чаллы шәһәрендә 3 мәйданчыкта, Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында, шулай ук республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә узды. Мәсәлән, Арчада районның 18 авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчесе үз продукциясен сатты. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов сүзләренә караганда, бәрәңге, ит, сөт, печән һәм бөртекле ашлык күпләп сатылган.