Татарстан фермерлары видеоконференциядә катнашты

2011 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Россия авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Идел буе федераль округы фермерлары белән видеоконференция оештырды.

Чарада ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты.

Елена Скрынник 2012 елдан «Яңа эшли башлаучы фермер» программасы гамәлгә керәчәк дип белдерде. Әлеге программа җир һәм авыл хуҗалыгы терлеге сатып алу, озак вакытка инвестицион кредитлар, лизинг түләүләрен субсидияләү, яңа эшли башлаган фермерларга урнаштыруны карый. Шулай ук киләсе елдан “Гаилә терлекчелек фермалары” дип аталган ведомство программасы эшли башлаячак.

Киңәшмә барышында фермерлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Мәсәлән, Алексеевский районы фермеры Илшат Гомәров ломбард схемасы буенча орлык сатып алу хакында сорау бирде. Министр җавапка әлеге сатып алуларга без әзер диде. Интервенция (авыл хуҗалыгы продукциясе базарын көчләүче чаралар комплексы) турында игълан ителүгә, әлеге юнәлештә эш башланачак.

Алга таба авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча кулланырга яраклы җир критерияләрен караучы РФ Хөкүмәте карары турында сүз кузгатылды. РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы 2011 елның 22 августында, кулланышта булмаган җирләр турында карар-проект эшләп, аны Россия хөкүмәтенә тапшырды. Әлеге карар буенча тыелмаган һәр җир участогын кулланырга мөмкин булачак.

Авыл туризмы белән шөгыльләнүче Биектау районы фермеры Гаделәхмәт Котдусов министрга кредитларны куллану юнәлешләре хакында сорау бирде. Хәзерге көндә фермерларга 5 елга субсидияләнүче кредит бирелә. Әлеге кредитны алар туризм, халык кәсебе, авыл җирлегендә сату һәм башка юнәлешләр буенча ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International