Кичә Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында (ТатНИИСХ) “түгәрәк өстәл” оештырылды. Биредә галимнәр катнашында институтка кагылышлы мөһим мәсьәләләр каралды. Очрашуда институт директоры Марсель Таһиров һәм галим-белгечләр катнашты.
Институтның фәнни эшчәнлеге белән Марсель Таһиров үзе таныштырды. “Түгәрәк өстәл” барышында туфракның уңдырышлыгын саклап калу, продукциянең сыйфатын тикшерүдә аналитик лабораториянең мөмкинлекләре хакында да сөйләшелде. Шулай ук белгечләр авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын уйлап табуда кулланылган фәнни юнәлешләр турында фикер алышты.
Галимнәр быел сыйфатлы орлык материалы әзерләү өчен табигый шартлар шактый уңай булды дип белдерә. Бүгенге көндә институт кырларында, республика хуҗалыклары белән беррәттән, көзге уҗым культураларын чәчү бара. Белгечләр фикеренчә, эшне 10 сентябрьгә кадәр тәмамларга кирәк. Чәчү вакытын билгеләнгән вакыттан сузу булачак уңышның күләменә тискәре йогынты ясый.
Алга таба белгечләр аерым хуҗалыклар белән берлектә югары нәтиҗәләргә ирешүе хакында сөйләп үтте. Республика буенча борчак уңышы зур булмаса да, алар «Ак Барс-Пестрецы» агрофирмасында гектарыннан 30 центнер уңыш ала икән. Мондый мисалларны алар шактый китерде.
Көннең икенче яртысында “түгәрәк өстәл”дә катнашучылар институтның Лаеш районында урнашкан тәҗрибә участокларында булды. Биредә алар яңа бәрәңге уңышының формалашуы белән танышты. Галимнәр үзебезнең “Удача”, “Невский” сортлары яхшы уңыш бирә дип белдерде.