Татарстанның 35 районыда урып-җыю кампаниясе тәмам

2011 елның 31 августы, чәршәмбе

31 август көненә килеп ирешкән оператив мәгълүматлар буенча, Татарстанда 5 миллион 52 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңышның күләме гектарыннан 32,3 центнер тәшкил итә. Хәзер иң зур уңыш Актаныш (47,2 ц/га), Балтач һәм Норлат районнарында (38,4 ц/га) алына. 

Урып-җыю кампаниясе республиканың 35 районыда тәмамланган. Ютазы, Тукай, Яңа Чишмә, Бөгелмә, Әлки һәм Азнакай районы игенчеләре дә шушы көннәрдә соңгы гектарларын суктыра.

Урып-җыю барышында Питрәч районыннан - Айдар Вәлиуллин, Арчадан - Рәсих Галимҗанов, Яңа Чишмәдән - Сергей Китонов, Югары Осланнан  - Александр Лавонин, Әлкидән -  Мансур Гатин, Алексеевскийдан - Юрий Радионов, Норлаттан - Роберт Абдрахманов югары нәтиҗәләр күрсәтә.

Республикабыз хуҗалыкларында бөртеклеләрне җыю белән беррәттән рапс суктыру эше дә бара. Бүген 128 мең гектар мәйданның 34 проценты  суктырылган. Уртача уңышның күләме  гектарыннан 11 центнер тәшкил итә.

ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган киңәшмәдә рапсны җыю эшен тизләтергә боерды. Игенчеләргә шулай ук якын тирәдә кукурузны да силоска салу эшен башларга кирәк.

Бүгенгә Татарстанда бер миллионнан артык печән һәм силос, кышлыкка 913 мең тоннадан артык салам әзерләнгән. Шартлыча бер баш терлеккә уртача 33 центнер азык берәмлеге туры килә. Республикада азык берәмлеге әзерләү буенча Питрәч, Кукмара, Минзәлә районнары беренчелекне яулый.

Авыл хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, көзге чәчүлек җирләренең мәйданы быел 700 мең гектарны тәшкил итәчәк. Бүгенгә 300 меңгә якын мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар күпчелек районнарда туфрактагы дым запасын арттырып, көзге чәчүгә кирәкле шартларын булдырды.

Тулырак мәгълүмат биредә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International