Республика көненә Татарстан игенчеләре 5 млн. тонна ашлык җыйды

2011 елның 29 августы, дүшәмбе

29 августка бирелгән оператив хәбәрләр буенча, Татарстан игенчеләре 5 миллион тоннадан артык ашлык суктырган. Республика буенча уртача уңыш күләме 32,1 центнер тәшкил итә. Барлыгы 1 млн. 557 мең гектар мәйданнан уңыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 99 проценты дигән сүз.

Республиканың 29 районында урып-җыю эше төгәлләнде.

Иң күп уңыш Арча (205 мең тонна), Актаныш (201 мең тонн), Буа (181 мең тонн) һәм Норлат (169 мең тонна) районнары игенчеләре тарафыннан җыйналды.

Уртача уңыш күләме буенча иң югары күрсәткечләр Актаныш (47,2 ц/га), Норлат (38,4 ц/га), Балтач (38,4 ц/га), Буа (36,4 ц/га), Зәй (36,4 ц/га) һәм Әлки (36,3 ц/га) районнарында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International