Казанның “Ак Барс” Көрәш сараенда икенче “Батырлар бәйгесе” татар-башкорт милли көрәше турниры узды.
Бәйгедә Татарстан һәм Россия чемпионаты, Муса Җәлил исемендәге һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләгенә республика көрәш турниры җиңүчеләре – барлыгы 20 спортчы катнашты.
“Батырларның батыры” исеменә Нәфис Миңнебаев (60 кг), Руслан Нургалиев (65), Илдар Гиниятуллин (70), Руслан Касыймов (75), Ринат Хайретдинов (80), Айвар Билалов (85), Ренат Әхмәтшин (90), Фәнил Минһаҗев (100), Ильяс Галимов (130), Илдар Абасов (свыше 130 кг) лаек булдылар.
Абсолют батыр булып Татарстан һәм Россиянең спорт остасы, 2 тапкыр Муса Җәлил исемендәге көрәш бәйгесе җиңүчесе, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Илдар Абасов калды.
Җиңүчеләр Кубок һәм 50 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнде.