Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы утырышында 2017 елгы уңышны җыюда эшләүче хезмәткәрләргә имин хезмәт шартлары тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Фикер алышуда райкомнарның һәм эре башлангыч һөнәри оешмаларның рәисләре катнашты.
2017 елгы уңышны җыюда эшләүче хезмәткәрләргә имин хезмәт шартлары тәэмин итү мәсьәләләре буенча нотык белән Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы белгече Булат Гарифуллин чыгыш ясады. Һөнәр берлекләре комитетларына хезмәт шартларының үтәлешенә иҗтимагый контрольне оештыру буенча, җитештерүдә имгәнүләр булдырмау буенча чаралар күрергә, шулай ук тармак оешмаларында хезмәт законнары нормаларының кулланылуына контрольне көчәйтергә тәкъдим ителде.
Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов катнашучыларга республиканың агросәнәгать комплексы оешмаларында хезмәтне саклауның торышы турында мәгълүмат җиткерде. Аның әйтүенчә, һөнәри хәвеф-хәтәр ихтималы элеккечә үк механизаторлар һәм терлекчеләр арасында сакланып кала. Бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре арасында – җитештерү технологиясен һәм җитештерү тәртибе кагыйдәләрен, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу.
Утырышта шулай ук һөнәр берлекләре оешмаларының агымдагы елның 8 аенда финанс эшчәнлеге йомгаклары, 4 нче кварталга эш планы һәм башка мәсьәләләр каралды.