Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Планин А.В.» крестьян-фермер хуҗалыгында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр

2017 елның 8 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Планин А.В.» крестьян-фермер хуҗалыгында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Бу хуҗалыкта бөртеклеләр 2059 га мәйданда чәчелгән иде, шул исәптән көзге культуралар – 850 га. Бер гектардан уртача уңыш 44,3 центнер тәшкил итте, иң зур уңыш көзге бодайдан алынды – бер гектардан – 59,6 центнер.

КФХ белгечләре сүзләренә караганда, комбайннарның уңышлы эшләве һәм механизаторларның тырыш эшчәнлеге нәтиҗәсендә урып-җыю оптималь сроклар төгәлләнгән. Биредә «Дон-1500Б» маркалы 3 комбайн һәм «Акрос» маркалы 2 комбайн эшли. Бөртеклеләрнең 50%тан артыгы аерым ысул белән җыелган, чапкычта 7,6 метр киңлектәге «МакДон» чалгысы кулланылган.

Бүгенге көндә КФХ белгечләре районның башка хуҗалыкларына булышалар. Шулай ук 2018 ел уңышы өчен дә нигез салына – көзге культуралар чәчелә һәм туфрак эшкәртелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International