Татарстанның Кукмара һәм Саба районнарында урып-җыю эшләре төгәлләнде

2011 елның 24 августы, чәршәмбе

Татарстанның Кукмара һәм Саба районнарында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыю эшләре төгәлләнде. Бүгенге көндә республиканың Әтнә, Әлки, Кукмара һәм Саба районнарында урак тәмамланды.

Бүгенгә Татарстанда игеннәр 1 миллион 423 мең гектарда җыеп алынган, бу барлык мәйданның 90 процентын тәшкил итә. 4 миллион 569,8 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңыш гектарыннан 32,1 центнер тәшкил итә.

Кукмара районы игенчеләре – 130,8 мең, сабалар 78,4 мең тонна ашлык суктырды.

Теләче (биредә игеннәр 99 процент мәйданда җыеп алынган), Спас, Питрәч һәм Биектау районнарында да (98 процент) урып-җыю эшләре тәмамлану алдында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International