Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Сарман» АФ ҖЧҖ базасында «Россельхозцентр» ФДБУнең ТР буенча филиалының район бүлекчәләре башлыклары катнашында зона семинар-киңәшмәсе узды. Нотыклар белән филиал җитәкчесе урынбасары Елена Прищепенко, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, «Сарман» АФ ҖЧҖ директоры урынбасары Радик Сәхипов чыгышлар ясадылар.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы культуралары уңышының төрлечә булу сәбәпләре каралды. Күрсәткечләрнең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә генә түгел, ә бер хуҗалыкның төрле урыннарында төрлечә булуы ачыкланды. Моңа сәбәпләр арасында орлыкларның сыйфаты, чәчү әйләнешенең бозылуы, һава шартлары һәм башкалар каралды.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлешеннән соң анда катнашучылар «Сарман» АФ ҖЧҖ кырларында булдылар, аларда орлык кукурузын җыю мәсьәләләре турында сөйләштеләр.