Эксперт советлары вәкилләре авылда кече хуҗалыкларны үстерү программалары буенча конкурсларда катнашучыларның гаризаларын һәм документларын карарга керештеләр

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Эксперт советлары вәкилләре «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» һәм «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында КФХ базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программалары буенча конкурсларда катнашучыларның гаризаларын һәм документларын карарга керештеләр. Грантларның гомуми суммасы 80 млн. сум тәшкил итә.

«Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча конкурска 16 крестьян-фермер хуҗалыгыннан гариза керде, «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм» программасы буенча – 58 гариза. Беренче программа буенча бер грантның максималь суммасы 7 млн. сум тәшкил итә, икенче программа – сөт һәм эре мөгезле терлек ите юнәлеше буенча – 3 млн. сум һәм бизнес-проектларның калган юнәлешләре буенча – 1,5 млн. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International