Республиканың Сарман районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Сарман муниципаль районында алдынгы комбайнчыларны бүләкләделәр. Бүләкләрне район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов бүләкләделәр.

Монда урып-җыю кампаниясе алдынгыларын һәр 7 көн саен ачыкладылар. «Нью-Холланд» комбайннарында эшләүче механизаторлар арасында алдынгылар булып “Сарман” агрофирмасыннан Хатыйп Хафизов, Ришат Әхмәдишин һәм Рамил Агелтдинов танылдылар. «Лексион-540», «Тукано-450» комбайннарында эшләүчеләр арасында “Җәлил” агрофирмасыннан Руслан Кәлимуллин, “Сарман” агрофирмасыннан Дамир Гайнуллин һәм Ринат Сәгъдәтов бүләкләнделәр.

Шикәр чөгендерен җыюда “Җәлил” агрофирмасыннан Айрат Хаҗиев, Илсур Ильясов, Раиф Хәйдәров, Илнур Вәлиев, “Сарман” агрофирмасыннан Вәдут Хөснуллин һәм Айрат Шәймөхәммәтов үзләренең уңганлыкларын күрсәттеләр. Аларны төяп торуда эшләүче механизаторлар арасыннан беренче урынны “Сарман” агрофирмасыннан Ринат Илдарханов алды, икенче урында – “Нөркәй” агрофирмасыннан – Илфат Йосыпов, өченче урында – “Җәлил” агрофирмасыннан Дамир Моратов һәм Айдар Талипов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International